БМОның климат җыенында 40 ил башлыгы катнаша

БМОның климат мәсьәләре бүлеге башлыгы Ив де Бөр дөньякүләм җылынуга каршы бергәләп көрәшү чаралары турында килешү өчен декабрь аенда Копенһагенда үтәчәк БМО җыенына 40-лап илнең башлыгы киләчәк диде.

Барселонада климат үзгәрешләренә багышланган халыкара конференция читендә де Бөр ул җыенда тәрәккый иткән төньяк илләр дә, үсеп килүче көньяк илләр дә катнашачак диде.