Башкортстанда кизү һәм үпкә авырулары эпидемия төсен алды

Үпкә авырулары бер атнада гына да 23%ка үскән. Уфа мәктәпләрендә укучыларның көзге каникуллары тагы бер атнага озайтылды. Шулай ук дүрт югары уку йортында студентлар ялга җибәрелгән.

Дуңгыз кизүенә килгәндә, республикада бу чир белән 10 кеше теркәлгән. Бер кеше әлеге афәттән мәрхүм булды. Башкортстан хөкүмәте кизү һәм үпкә авыруларына көрәшкә 32 миллион сум акча бүлде. Шуның 22сенә үпкәне ясалма җилләтү җиһазлары, калганына дарулар алыначак.