Обама Азия дәүләтләренә сәфәргә чыга

АКШ президенты Барак Обама Азия дәүләтләре буйлап бер атналык сәфәргә чыгачак.

Башта ул Япония премье-министры Юкио Хатояма белән очрашырга тиеш. Яклар иминлек һәм хәрби мәсьәләләр, энергия һәм экология өлкәсендәге хезмәттәшлекне тикшерәчәк, дип көтелә.

Шулай ук АКШ башлыгы Сингапур, Кытай һәм Көньяк Кореяга барачак.