Кадыров генерал-майор булды

Русия президенты Дмитрий Медведев Чечня президенты Рамзан Кадыровка милициянең генерал-майоры исемен бирү турындагы карарны имзалады.

Агентлыклар хәбәр иткәнчә, моңа кадәр Кадыров өлкән лейтенант булган.

Чечня президенты идарәсендә, генерал-майор исеме Кадыровка сугышчыларга каршы махсус операцияләрне оештыру һәм үткәрү өчен бирелде, дип аңлаттылар.