Пакстандагы бәрелештә 5 хәрби һәм 22 сүгышчы үлгән

Пакстанда Көньяк Вазиристан төбәгендә булган бәрелештә кимендә 5 хәрби үлгән, 22 сугышчы үтерелгән, дип хәбәр итә хакимиятләр.

Бәйсез чыганаклар хәбәренә караганда, үлгән солдатлар саны 10-15 тирәсендә.

Талибанга каршы үткәрелгән хәрби чаралар кысаларында бүгенге сугышу иң катысы булды, дип хәбәр ителә.