Путин 26 ноябрьдә туры элемтәгә чыгачак

Русия премьер-министрының халык белән телевидение аша аралашуы 26 ноябрьдә үтәргә тиеш. Быел бу аралашуны әзерләүдә "Бердәм Русия" фиркасе вәкилләре турыдан-туры катнашмый.

Русия премьер-министрының сүзчесе туры элемтә тапшыруының әзерләнүен раслады, әмма төгәл көнен әлегә атамады.

Быел сәяси фиркаләрнең дәүләт мәгълүмат чараларына бер күләмдә чыгу турындагы канунның гамәлгә керүе аркасында, сорауларны жыю “Бердәм Русия “кабул итү бүлмәләре аша алып барылмаячак.