Пакстанда шартлау булды

Пакстанның Пешавар шәһәрендәге полиция посты янында автомобиль шартлавы нәтиҗәсендә иң аз дигәндә 7 кеше үлгән, яраланучылар бар.

Соңгы көннәрдә Пакстанда берничә зур шартлау булган иде. Аларда күп кеше үлде һәм яраланды. Илдәге Талибан хәрәкәте, рәсми хөкүмәт гаскәрләренең аларга каршы үткәргән хәрби чараларына җавап итеп, һөҗүмнәрен арттыра, дип хәбәр ителә.