Чаллыда янгында ике кеше үлгән

Чаллыда «Атмосфера» диско-барында чыккан янгында иң азы дигәндә ике кеше үлгән, 40-ы төрле җәрәхәтләр алган.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, зыян күргәннәрнең барысы да хастаханәгә озатылган.

Дискотека узучы бинаның түшәме һәм диварларына ут капкан. Хәзер янгын сүндерелгән. Тикшерү бара.