Корбан бәйрәме вакыты расланды

Җомга көнне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев республика мәчетләрендә узачак Корбан бәйрәме вакытларын раслады.
27 ноябрь көнне мәчетләрдә вәгазьләр 7.10 сәгатьтә башланачак. Бәйрәм намазлары – 7.50дә каралган.

Узган елгы кебек үк “Кол Шәриф” мәчетендә бәйрәм вәгазе бер сәгатькә соңрак башлана. Аны Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый алып барачагы әйтелә.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналы “Кол-Шәриф”тәге бәйрәм чарасын турыдан-туры трансляцияләчәк.