Путин Франциядә Саркози белән очрашачак

Русия премьер-министр Владимир Путинның 26-27 ноябрьдә Франция сәфәре барышында президент Николя Саркози белән очрашачагын игълан итте.

Путин анда Русия-Франция икеяклы хезмәттәшлек комиссиясе утырышында катнаша.

Соңгы тапкыр ул Франциядә узган елның май аенда булган иде.