Кытай шахтасында газ шартлаудан 42 кеше үлде

Кытайның төньягында шимбә көнне шахтада җыелган газ шартлап 42 кешене үтерде, тагын 66 кеше берничә йөз метр тирәнлектә ябылып калды.

Рәсмиләр әйтүенчә, шартлаудан соң шахтадан 390-нан артык кеше чыккан.

Фаҗига Һайлоңҗиаң виләятенең Синсиң шахтасында булган.