Әстерханда федераль сабантуй

Сөембикә бәйрәмгә килүчеләрне сәләмли - Башка Сабантуйлардан аермалы буларак, Әстерханда шушы җирләрдә үскән, ногай кәвеменнән булган дип саналган Сөембикә патшабикәгә күп игътибар бирелде. Атка атланган патшабикә халык алдына чыкты, бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде.

Федераль сабантуй батыры өчен көрәш бара - Сабантуй мәйданында көрәш ярышлары үткәрелде, анда җирле спортчылар һәм Казаннан килгән 5 татар батыры да көрәште. Ахыргы ярышта танылган көрәшче, чемпион Рөстәм Муханов җиңде.

Милли товаpлар яхшы сатыла - Бәйрәмдә сәүдә рәтләре мулдан булды, татар китаплары һәм дисклары яхшы сатылды.

Әстерхан тәм-томнары - Сабантуй кунаклары Әстерхан остабикәләре пешергән өчпочмаклар белән сыйланды

"Дуслык" ансамбле кызлары - "Дуслык" ансамбленә төрле буын һәм төрле милләт кешеләре йөри, алар Әстерхан татарларының гөреф-гадәтләрен җирле халыкка танытырга тырыша. Рәсемдә чечен, ногай, татар һәм рус милләтеннән булган яшь җырчылар.

Балалар сәхнәсендә дә ярыш бара - Сабантуйда балалар өчен аерым сәхнә корылды, анда алар шигыйрь сөйләүдә ярышты.

Татар күңеле җыр сорый - Федераль Сабантуй кунаклары артистлар җирлаганын гына тыңлап калмады, үзләре дә гармун сузды

Сабантуй тамашалары Әстерханның үзәк стадионында барды - Федераль Сабантуй тамашалары Әстерхан үзәк стадионының төрле мәйданнарында барды

Әстерхан һава аланына "Татарстан" очкычы төште - Федераль Сабантуйга Казаннан иң атаклы артистлар һәм спортчылар, көрәш хөкемдарлары, Татарстанның рәсми җитәкчеләре, барлыгы 100дән артык кеше килде