Косово бәйсезлек игълан итте

Меңләгән Косово албаны бәйсезлекнең игълан ителүен ишетү өчен парламент бинасы алдына җыелды.

Косово премьер-министры Һашим Тачи парламентта бәйсезлек декларациясен укып, "яңа Косово тынычлык һәм тотрыклылыкка тугры булачак" диде.

Приштина урамнары кызыл әләмнәр белән тулган. Йөзләгән албан качагы атна ахырында бәйсезлек тантанасына Косовога кайтты.

Приштина урамында "Сербия, хуш!" дип язылган киемле Косово албаннары. Рәсмиләр 72 сәгәтлек мәдәни програм әзерләде, барларда бушка эчемлек тәкъдим ителә.

Иминлек борчулары да бар. Этник бүленгән Митровица шәһәрендә француз хәрбиләре тикшерү капкасын бетон блоклар белән ныгыта. Төбәкнең иминлеген 16 мең НАТО хәрбие тәэмин итә.

Косово серблары төбәкнең Сербиядән аерылып чыгуына каршы протест чаралары үткәрде. Митровицада серб азчылыгы вәкилләре киләсе адымнар турында уйлана.

Йөзләгән серб яшьләре Белградта американ илчелеге алдында Вашингтонның Косово сәясәтенә каршы протест чарасы үткәрде.

Приштина урамында американ һәм британ әләмнәре астында "Рәхмәт сезгә!" дигән язулар.

Премьер-министр Һашим Тачи һәм президент Фатмир Сэйдиу Косовоның яңа әләмен тәкъдим итәләр.

Сербия белән Косово чигендәге Пресево шәһәре янына Сербиянең махсус көчләре килеп урнашты.