Грузия президент сайлый, 5-6 гыйнвар 2008

Салкын һава һәм кар явуга карамастан, сайлаучылар бар ил буйлап тавыш бирергә килде. Вакытыннан алда сайлаулар ноябрь аенда хөкүмәткә каршы протест чараларыннан соң игълан ителгән иде.

Президент Михаил Саакашвили тавышын биреп чыга. Бу сайлау 2003 ел "гөл инкыйлабыннан" соң Саакашвилига ышаныч белдерү гамәле дип каралды.

Тифлис урамында Саакашвили саны язылган шигарь. Сайлау алды ярышында телевизор экраныннан төшмәгән Саакашвили "административ ресурс" куллануда гаепләнде.

Бердәм оппозиция намзәте Леван Гачечиладзе Саакашвилига иң көчле көндәш дип санала. Җиңгән очракта ул Грузиядә президентлыкны бетереп парламент республикасы ясарга җыена.

Полиция хезмәткәрләре Тифлистә тавыш бирә. Ноябрь аенда протест чараларын кырыс бастырган өчен Грузиянең иминлек көчләре илдә дә, читтә дә тәнкыйтькә тартылды.

Тифлистән 60 чакырым ераклыктагы Тохлиаури авылында күзәтүчеләр калай мич янында җылына. Грузиянең үз күзәтүчеләренә өстәп Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы анда 300-дән артык күзәтүчесен җибәрде.

Сайлау комиссиясе әгъзалары өлкән яшьтәге һәм хәлсез кешеләрнең тавышын өйдән-өйгә йөреп җыйды. Шушы Тохлиаури авылында шикелле.

Президент Михаил Саакашвили тарафдарлары exit-poll нәтиҗәләренә таянып җиңүне бәйрәм итә.

Оппозиция намзәте Леван Гачечиладзе тарафдарлары аны яклап урамга чыкты.

Грузия оппозициясе Тифлис урамында протест белдерә.