Беренче 13 капеллан быел ук эшли башларга мөмкин

Русия армиясендә беренче 13 капеллан бу ел ахырына кадәр эшли башлаячак, дип белдерде Саклану министры урынбасарының статс-секретаре Николай Панков. Беренче капелланнар ноябрь-декабрь айларында Төньяк-Кавказ һәм чит илләрдәге хәрби базаларга җибәреләчәк.

2010 елда хәрби дин әһелләре Русиядәге бөтен гаскәрләрдә хезмәт итә башларга тиеш, диде Панков Мәскәүдә үткән түгәрәк өстәлдә. Аның сүзләрен “Интерфакс” агентлыгы китерә.

Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русия гаскәрләрендә хезмәт итә торган ир-атларның 79,8% - урыс, 3,3% - татар, 0,3% - дагыстанлы, 0,2% - башкорт һәм бурят, 0,1% – чуаш, мордва халыкларыннан.

Сораштыруларга күрә, армиядә хезмәт итүчеләрнең 60% дингә ышана. Аларның 80% - православ динен тота, үзләрен мөселман дип санаучылар саны 13% җитә, 3% - будда динен тота, 1% хәрби – яһүд диненә ышана.