Согуд Гарәбстанында су басудан 48 кеше һәлак булды

Согуд Гарәбстанында сирәк була торган каты яңгырдан су басу нәтиҗәсендә кимендә 48 кеше һәлак булды.

Кызыл диңгез ярындагы Җиддә урамнарын су басты.

Коткаручыларның су баскан җирләрдән 900-ләп кешене чыгарганлыгы хәбәр ителә.

Су басу мөселманнарның Хаҗ йоласы башланган вакытка туры килде. Корбаннар арасында Хаҗга баручылар булмаса да, Җиддә-Мәккә машина юлы ябылу сәбәпле, оештыру эшләренә зыян килгән.