Уругвай президенты итеп элекке сулчы радикал сайланды

Уругвай президенты итеп элекке сулчы радикал активист Хосе Мухика сайланды.

Президент сайлауның узган якшәмбедә үткән икенче турында ул 54 процент тавыш җыйды.

Мухика узган гасырның 60-70 елларында хөкүмәткә каршы кораллы көрәш алып барган "Тупамарос" партизаннар хәрәкәтен җитәкләде.

Бу эшчәнлеге өчен ул 14 ел төрмә җәзасына хөкем ителде.