Казанда укучы 20 яшьлек Замбия ватандашы югалган

Татарстан прокуратурасы Замбиядән килеп Казан дәүләт энергетика университетында укучы 20 яшьлек 2 курс студентының югалуына бәйле җинаять эше ачты. Ул үтерелгән булырга мөмкин дип санала.

Прокуратура белдерүенчә, 6 ноябрьдә иртәнге сәгать дүрттә бер төнге клуб янында аның Үзәк Азиядән килгән 2 кеше белән низагка керүен видеокүзәтү җайланмасы теркәгән булган. Шуннан соң Замбия ватандашы китеп барган, аның белән ачуланышканнар кире клубка кергән.

Шуннан соң 20 яшьлек ул студентны беркем дә күрмәгән.