Казанда төрки-татар ханнарының башкалалары күргәзмәсе ачыла

Казанда Татар дәүләтчелеге музеенда Төрки-татар ханнарының башкалаларына багышланган күргәзмә эшен башлый.

Күргәзмә, X-XVIII гасырларда булган төрки дәүләтләргә багышлана. Күргәзмәгә Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты галимнәре үткәргән археологик эзләнүләрдә табылган әйберләр куелган. Шулай ук анда Биләр дәүләт архитектура-тарих һәм табигать тыюлыгы һәм Түбән Новгород музейларыннан алынган тарихи әйберләр дә халык игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Бу Тарих институтының "Мирас" программасы кысаларында тормышка ашырылган беренче проект, дип хәбәр ителә.