Пермьдәге янгында үлүчеләр саны 141 җитте

Пермьдәге “Аксак бия” клубындагы төнге янгында үлүчеләр саны 141 җитте. Бу хакта Пермь өлкәсе губернаторының матбугат вәкиле хәбәр итте. Петербур хастаханәләрендә тагын 2 кеше үлгән. Клиникаларда 89 кеше ята.

Пермь өлкәсе прокуратурасы төбәкнең Янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе һәм клубны тикшергән инспекторга каршы җинаять эшен ачты.

Русия премьер-министры Владимир Путин 10 декабрь көнне, бу мисалда бюрократиядәге коррупция, аның бизнес белән үрелеп баруы да күренде, дип белдерде.

Премьер-министр Пермьдәге төнге клубта һәм “Невский экспресс” поезды шартлавында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә әмер бирде.