Иранда илнең югары рухи җитәкчесен яклап урам җыеннары үтте

Иранда илнең югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеине яклап дәүләт тарафыннан оештырылган илкүләм урам җыеннарында дистәләрчә мең кеше катнашты.

Алар Хаменигә озын гомер, аның көндәшләренә үлем теләп шигарьләр кычкырды.

Узган атнада оппозиция тарафдарлары Хәменеине “эзәрлекләүче" дип атап аңа каршы урам җыены үткәргән иде.