Төркмәнстан-Кытай газүткәргече ачылды

Дүшәмбе Төркмәнстан-Үзбәкстан-Казакъстан-Кытай газүткәргечен ачу тантанасы узды.

Газүткәргечнең гомум озынлыгы 7 мең чакрымны тәшкил итә. Әлеге юлдан Кытайга ел саен 40 миллиард кубометр газ җиткереләчәк. Тантана узган Төркмәнабат шәһәре янындагы Самантеле газ табу урынында барлык 4 илнең дә башлыклары катнашты.

Төркмәнстан башкаласы Ашгабадта чыгыш ясап Кытай республикасы башлыгы Ху Цзинь тао киләчәктә Үзәк Азия төбәкләре белән энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлек алып бару турында да кызыксынуын әйтте.