Мәскәүнең «Космос» кинотеатрында начар ишетүче балалар өчен махсус эшләнгән мультфильм күрсәтелде. Кадр астындагы язмалары рус телендә һәм әкият геройларының кул хәрәкәтләре сурдо-тәрҗемә белән эшләнгән. Ул «Әйдә, дуслашыйк!» дип атала.
Тасманы эшләп чыгаручылар, мондый мультфильм дөньяда беренче тапкыр эшләнде дип белдерә. Шунысы да кызыклы мультфильмның авторлары барысы да Казаннан. Ул тасманы беренче тапкыр ТИСБИ идарә академиясе каршындагы укыту методик үзәктә начар ишетүче балалар өчен күрсәткәннәр.
Your browser doesn’t support HTML5
«Әйдә дуслашыйк»
Балалар «Әйдә, дуслашыйк!» тасмасыннан башка сурдо-тәрҗемә белән эшләнгән Карлсон турындагы мультфильмны да күрә алачаклар. Фильмны ясаучыларның әйтүенә караганда, алар совет заманындагы дүрт мультфильмны күрсәтергә әзерлиләр. Биредә «Карлсон кайтты» мультфильмы, шулай ук Простаквашино геройлары турындагы мультфильмнар да сурдо-тәрҗемә белән күрсәтелергә әзерләнә.
ТИСБИ идарә академиясе ректоры Нэлле Прусс тырышлыгы белән яңа гына экраннарга чыккан «Әйдә, дуслашыйк!» мултьфильмы Америкада һәм Кытайда күрсәтелгән. Мультфильм барлыкка килүдә Ачык коммуникацияләр академиясе һәм «Союзмультфильм» компаниясенең роле бик зур. Ачык коммуникацияләр академиясе башлыгы Татьяна Мерзлякова матбугат очрашуы вакытында болай диде:
«Әлбәттә, бу мультфильмны караган бала аның бары тик үзе өчен, бары тик аның телендә эшләнгәнен аңлаячак. Без бүген бирегә күпләр килер дип көткән идек. Ләкин Мәскәүнең мәгариф департаменты машина бирмәде. Иртәгә инде начар ишетүче балалар укыган мәктәпләргә барып, бу мультфильмны үзебез күрсәтәчәкбез.
Бу көннәрдә «Әйдә, дуслашыйк!» мультфильмы Татарстанның 5 шәһәрендә күрсәтелә. Ул алга таба тулы метражлы булачак. Без аның бар серияләрен дә эшләп, 2011 елның 28 сентябрендә Казанда күрсәтәчәкбез. Безнең бу идеягә башка илләр дә килеп кушылыр дип уйлыйбыз. Инглиз, французларның начар ишетүчеләре өчен аларның кул хәрәкәте телендә дә фильмны эшләргә өметләнәбез. Хәзер инде мультфильмнарны эшләргә акча эзлибез», диде Татьяна Мерзлякова.
Матбугат очрашуында шулай ук ТИСБИ идарә академиясенең инвалидларны укыту методик үзәге директоры Ильяс Хәлитов та катнашты. Начар ишетүче һәм начар сөйләүче балаларны укыту, алар өчен эшләнгән махсус мультфильмның укыту эшендәге файдасы турында ул болай диде:
"Безнең методик укыту үзәге 1997 елдан бирле эшли. Безнең үзәктә начар ишетүче, бөтенләй ишетмәүчеләр барлыгы 300дән артык бала белем ала. Бездә укыганнар кызыл дипломнар алалар, белгечләр булып чыгалар. Күбесе экономист, бухгалтерия эше белән шөгыльләнә. Бездә бик яхшы җиһазландырылган класслар бар. Татарстан президенты безгә зур ярдәмнәр күрсәтте. Безнең укытучылар Америкага барып та тәҗрибә белән уртаклаштылар. Безнең үзәк Русиядә икенче булса, Идел-Урал төбәгендә беренче үзәк.
Мәскәүдә Бауман исемендәге университетта да начар ишетүчеләр өчен махсус бүлек барлыгын беләбез. Ул үзәккә инде 75 ел. Без аларның тәҗрибәләрен өйрәнәбез. Мультфильмнарның кирәклеге турында без конференция саен әйтеп килә идек. Ул укыту методик әсбап буларак кирәк. Кулның матур, аңлаешлы хәрәкәтләрен укучыларга да, аларның әти-әниләренә дә өйрәтәбез. Кул хәрәкәтләре буенча сүзлекләр ясыйбыз.