Романия инкыйлабына 20 ел

Романиядә коммунист режимын бетергән сәяси инкыйлабның булуына 20 ел тулды. Вакыйга илдә төрле тантаналар белән искә алынды. Төп чара инкыйлаб хәрәкәте башланган Тимишиоара шәһәрендә узды. Бәйрәм уңаеннан шәһәрдә узган халыкара конференциядә Польшаның элекке президенты Лех Валансе дә катнашты.

Атна буе дәвам итәчәк чараларда 1989 елда булган вакыйгалар искә алыначак.