“Мемориал” үзәге Чечняда үз эшчәнлеген кабат торгыза

“Мемориал” хокук яклау үзәге җитәкчесе Олег Орлов белдерүенчә, Русия һәм халыкара оешмалар белән киңәшләшкәннән соң алар шундый карарга килгән.

Быелның июлендә - хокук яклаучы Наталья Эстимирова үтерелгәннән соң, Чечняда “Мемориал” эшчәнлеге туктатылган иде.

Эстемирова Грозныйда урланып, шул ук көнне Ингушетиядә үтерелгән килеш табыла.