Төркия читтәге төрекләр министрлыгын оештыра

Төркия хөкүмәте илдән читтә яшәүче 5 миллионлап төрек белән шөгыльләнәчәк яңа министрлык оештырырга карар итте.

Хөкүмәт сүзчесе Җәмил Чичек “Күп еллар дәвамында Төркия әрмән, грек һәм башка лоббиларның безнең илгә каршы эшчәнлеге белән бәйле проблемаларга дучар булып килде. Көчле төрек лоббиын да булдырырга вакыт җитте”, - диде.

Яңа министрлыкның төп игътибары төрекләр күпләп яшәгән илләргә - Германия, Швейцария, Нидерланд, Бельгия, Автсрия һәм Франциягә юнәлтеләчәк.

Белгечләр фикеренчә, министрлык төп көчен читтә яшәүче төрекләрне тәэсирле әрмән лоббиына каршы берләштерүгә тотачак.