Русиянең яңа хәрби доктринасы бу көннәрдә расланырга мөмкин

Русиянең яңа хәрби доктринасы ел ахырынача расланачак.

Бу турыда Русия Иминлек шурасындагы чыганакка таянып Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.

Иминлек шурасының соңгы утырышларының берсендә хәрби доктрина проекты каралды һәм гомумән алганда хупланды.

Иминлек шурасы сәркатибе Юрий Балуевскийның элегрәк әйткәннәренә караганда, яңа доктринада дәүләт иминлегенә куркыныч янаганда атом коралын куллану күздә тотыла.