Русия совет чорының кыйтгаара ракетын сынады

Русия совет чорында әзерләнгән РС-20В кыйтгаара ракетын уңышлы сынады.

Оренбур өлкәсеннән җибәрелгән ракета 6 ярым мең чакрым узып Камчатка ярымутравындагы һәдәфкә төште.

1988 елда әзерләнгән, җирдән очырылучы мондый ракета 10 атом чукмарын 11 мең чакрымга алып бара ала.

10 декабрьдә Русиянең Булава исемле яңа кыйтгаара ракетын сынау тагын уңышсыз тәмамланган булырга охшый.