Туңдырылган банк хисабындагы акчалар 2010 елда өчләтә компенсацияләнә

Русия хакимиятләре 1991 елда туңдырылган банк хисапларындагы акчаларны киләсе елда өчләтә компенсация белән кайтарырга вәгъдә итә.

Русия финанс министры Алексей Кудрин премьер-министр Владимир Путин белән очрашуда 64 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк булган

Русия ватандашларына ул чактагы 1 сум урынына хәзер 3 сум биреләчәк дип белдерде.

Элекке елларда компенсация бергә-бер һәм бергә-ике исәбе белән түләнгән иде.