Әфганстанда Талибанның бер җитәкчесе үтерелде

НАТО Әфганстанның көнчыгышындагы бер мәчеттә әфган иминлек көчләренең бер Талибан җитәкчесен үтергәнлеген хәбәр итә.

НАТО белдерүенчә, Вардак виләятендә каты коралланган әлеге җитәкче әфган һәм халыкара көчләрдән бер мәчеткә кереп качарга теләгән.

Белдерүдә ул кеше мәчеттән ут ачканнан соң, әфган хәрбиләре аны атып үтерде диелә.