Мәскәүдә ике мигрант үтерелгән

Мәскәүдә булган һөҗүм аркасында Азия дәүләтләреннән килгән ике хатын-кыз үлде. Аларның берсе һөҗүм булган җирдә ук һәлак була. Икенчесе хастаханәдә җан бирә. Шушы ике хатын-кыз урам себерүче булып эшләгән, дип хәбәр ителә.

Җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр мигрантларга милләтара нәфрәт аркасында һөҗүм иткәннәр, дип фаразлый.