Татарстан Казакъстан белән Кытай чигендәге төзелешкә акча кертмәкче

Казакъстан белән Кытай чигендә төзелә торган "Хоргос" Халыкара чик бүе хезмәттәшек үзәгенә Татарстан да кызыксыну күрсәтә. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Казакъстан хөкүмәте башлыгы Кәрим Мәсимов белән шимбә көнне булган очрашуда шушы таможня үзәгенә инвестицияләр кертү мәсьәләсе тикшерелде. Миңнеханов бер көнгә Казакъстанга рәсми сәфәрдә булып китте. Шулай ук анда сәядә-икътисади, мәдәни-һуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре дә тикшерелде, дип хәбәр ителә.

Яклар яңа төзелгән Таможня Берлеге кысаларына ике республиканың икътисади мөмкинлекләрен куллану кирәклеге турында да сүз алып барды, диелә рәсми чыганакларда.