Путин 2009 елга йомгак ясады

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин министрлар кабинетының бу елда соңгы утырышында 2009 елга йомгак ясады. Үткән елда Тулаем җитештерүнең төшүе 8,5% булды, диде Путин. "Югалтулар масштабы зур, әмма алар көтелгәннән азрак", диде ул.

Премьер сүзләренчә, Русиядә инфляция дәрәҗәсе 9% тирәсендә булган. Киләсе елда Тулаем җитештерү 3% артачак, дип фаразлый Владимир Путин.

Шулай ук, киләсе елда Русиянең халкы 1995 елдан соң беренче тапкыр артачак, дип фаразын әйтте ул. Моны Владимир Путин дәүләтнең демография өлкәсендә үткәргән сәясәте белән бәйләде.

Русия хөкүмәтенең бу елда соңгы утырышына Русия президенты Дмитрий Медведев та килде, дип хәбәр ителә.