Пакстанда шартлауда 5 кеше үлгән

Пакстанның төньяк-көнбатышында шартлауда 5 кеше үлгән. Алар арасында “Талибан” хәрәкәтенә каршы чыккан җирле җәмгыять аксакалы да бар.

Шартлаткыч хөкүмәт гаскәрләре август аеннан бирле "Талибан"га каршы чаралар уздырган Баджаур районында шартлаган.