Биш Американ ватандашы Пакстан мәхкәмәсе каршына чыгарылды

Бүген 5 АКШ ватандашы Пакстанда мәхкәмә каршына чыгарылды. Алар Пакстанда террор һөҗүме оештырырга җыенуда гаепләнә.

Гаепләнүчеләр декабрь ае башында Пакстанның көнбатышында дини сугышчылар белән күрешергә теләгән вакытта кулга алына. Ләкин алар бу гаепләүләрне кире какты.

Узган атнада Пакстан җирле полициясе, аларны гомерлеккә иреклектән мәхрүм иткән җәза бирелүе ихтималлыгын белдергән иде.