Кытай 2009 елда экспорт ягыннан беренче урынга чыкты

2009 ел нәтиҗәләренә караганда Кытай дөньяда экспорт күләменә караганда беренче урынга чыкты. Германия икенче урында. Кытайдан АКШка товарларны чыгару 16% арткан, Европа берлеге илләренә- 10,2%.

Шулай ук, Кытай 2009 елда дөньяда автомобиль һәм корыч җитештерү күләме ягыннан беренче урынга чыккан.