Майор Евсюков мәхкәмәсе 19 гыйнварда дәвам итәчәк

Мәскәү кибетендә исерек килеш атып йоргән элекке милиция майоры Денис Евсюков эшен караучы мәхкәмә 19 гыйнварга кадәр тәнәфес игълан итте. Шул карарына кадәр дүшәмбе көнне мәкхәмә Евсюков эше кысаларында 5 шаһит чыгышын тыңлады.

Бүгенге утырышта гаепләүче як чакырган кешеләр җавап бирде. Зыян күрүчеләрнең яклаучысы Игорь Трунов әйткәнчә, шаһитлар күбесенчә милиция хезмәткәрләре, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән сайланган иде.

Трунов, яклау ягы мәхкәмәгә министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгын чакырырга җыена, дип белдерде.

Евсюков ике кешене атып үтерүдә һәм 22 кешене үтерергә отмылуда гаепләнә.