Ибраһимов: Халык хокукый яктан надан

12 гыйнварда 1996 елдан бирле һөнәри бәйрәмнәрен үткәрүче прокуратура хезмәткәрләре камил булмаган кануннар да бар ди. Яшүсмерләргә караганы бигрәк тә.
Еш кына шәхеснең киләчәк тормышы мәхкәмә карарына бәйле була. Татарстан прокуратурасының балигъ булмаган һәм яшьләр канунын куллануны күзәтү бүлеге башлыгы Җәүдәт Ибраһимов әйтүенчә, русияләр кануннарны белми, күпләре белсә дә үтәми.

“Русия конституциясен галимнәр иң камил канун дип саный, әмма, кануннар камил булса да, иң мөһиме бит аны үтәүдә. Русиянең һәрбер ватандашы үз хокуклары бозылган очракта, турыдан-туры шул оешмага, аннан дөреслеге дәлилләнмәсә, прокуратурага, ә кайбер мәсьәләләр буенча мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала”, ди Җәүдәт Ибраһимов. Прокуратура хезмәткәре халыкны хокукый яктан бик надан дип саный.

“Хокукый дәүләт” дигән термин безнең илгә күптән түгел генә керде. Партия заманында гомумән канун чыгару системасы камил түгел иде. Шуңа күрә, бүген безнең халык хокукый яктан надан, үз хокукларын белеп бетерми. Күп очракта хокукы бозылуын сизми дә, белми дә кала”, ди Ибраһимов.

Ул бу өлкәдә җитешмәгән кануннар, мәсьәләр күп ди. Иң күп проблемалар ятим балаларның торакка хокукын яклау белән бәйле икән. Ә иң мөһиме, республиканың яшүсмерләр буенча комиссия кануны әле дә кабул ителмәгән.

“Безнең республикада яшүсмерләр буенча комиссия кануны кабул ителмәгән. Бу канун күп төбәкләрдә бар. Яшүсмерләр белән бәйле проблемаларны, җинаятьләрне хәл итәр өчен бу канунның булуы бик мөһим. Шуңа күрә бездә күп мәсәләләр чишелми кала.

Икенче мөһим мәсьәлә - ул комендат вакыты. Монда да безнең кимчелек бар. Республикада балигъ булмаган балалар, яшүсмерләргә кичке вакытта әти-әнисез җәмәгать урыннарында йөрүне тыю турында канун юк. Шунлыктан яшүсмерләр тарафыннан бездә җинаятьләр күбрәк эшләнә”, ди Җәүдәт Ибраһимов.