Удмуртия мөселманнарын җитәкләгән Габдулла хәзрәт вафат

Удмуртия мөселманнары бу көннәрдә олы югалту кичерә. Удмуртия мөфтие вазифасын өч дистә елдан артык башкарган шәхес Габдулла Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин арабыздан мәңгегә китте. Динебезне саклап калу, үстерү юнәлешендә Габдулла хәзрәт бихисап эшләр башкарды.
Габдулла хәзрәт дингә каршылык чорының иң авыр елларында Ижау мәчетен, Удмуртия мөселманнарын җитәкләде. Үзенә хас сабырлык һәм хакимият башлыклары белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә аңа мәчетне саклап калу гына түгел, иске гыйбадәт бинасы янында урын алып, Җәмигъ мәчетен салырга насыйп булды. Шулай ук Габдулла хәзрәт диния назәрәте белән җитәкчелек иткән елларда Ижау шәһәрендә тагын ике яңа иман йорты төзелә башланды. Аның берсе – “Иман нуры” мәчете - быел сафка басты. Икенчесе – шәһәр үзәгендә тиздән төзелер дигән өмет бар.

90-нчы елларда Удмуртиянең мөселманнар тупланып яшәгән башка төбәкләрендә дә мәхәлләләр булдырылды, дистәләгән иман йортлары ачылды. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр оештырылды, анда дин сабаклары укытыла башланды. Габдулла хәзрәтнең зур тырышлыгы – үзебездә дини кадрлар – имамнар, мөгаллимәләр әзерләнде. Меңләгән кеше иман юлына басты. Шулай ук Габдулла хәзрәтнең тырышлыгы, тәвәккәллеге нәтиҗәсендә Ижау мөселманнарының мәңгелек йорты – зиратлар өчен ике урыннан җир бүленеп бирелде.

Бу һәм башка бик күп изге гамәлләре, гаделлеге өчен Габдулла хәзрәтне мөселманнар хөрмәт итте. Мәрхүм белән хушлашырга да Ижау Җәмигъ мәчетенә бик күп мөселманнар килгән иде.

Күп еллар Габдулла Мөхәммәтша улы белән бергә эшләп, дин юлында да бергә булган Галимулла ага Мифтахов болай диде:

“Габдулла хәзрәт белән, ул армиядән кайткач, 1953 елда тимер юлында бергә эшләдек. Шул вакытта ук Габдулла хәзрәт мәчеткә ярдәм итеп йөрде. Кирәк икән иске мәчеткә утын кисте, ярды, башка эшләрне башкарды. Аны имам итеп сайлагач, хәзрәт яңа мәчет салуны үз җилкәсенә алды. Бик тырыш кеше иде. Әгәр халык каршы килмәсә, Ижау Җәмигъ мәчетенә Габдулла хәзрәтнең исемен бирергә кирәк.

Бүген без зур югалту кичерәбез. Урыны оҗмахта булсын”, диде Галимулла ага Мифтахов.

Ижау шәһәренең 20нче татар мәктәбе директоры Әдип ага Кәримов та Габдулла хәзрәт белән күптән таныш булганнар. Ул “Ижсталь” заводында эшләгән елларында татар мәктәбенә кирәк вакытта транспорт белән бик еш ярдәм иткән. Җәмигъ мәчетен сала башлагач Габдулла хәзрәткә документларны язарга Әдип ага ярдәмгә килгән.

“Кайчан гына мәчеткә килеп керсәң дә, Габдулла хәзрәт эш киемендә ни дә булса эшләп йөри иде. Аеруча аның хезмәте яңа мәчет төзегәндә керде”, дип уртаклашты Әдип ага Кәримов.

Габдулла хәзрәт яшь имамнарның остазы буларак та, аларга һәрдаим ярдәм итәргә тырышты. Бу хакта Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касыймов билгеләп үтте.

Илмир хәзрәт шулай ук Удмуртиядә мәхәлләләрдә, мөселманнар арасында татулык булуында да Габдулла хәзрәтнең роле зур булуын әйтте. Башка төбәкләрдә төрле бүленешү, низаглар булса, Удмуртиядә бу хәл күзәтелмәде, мөфти һәрвакыт сабыр булырга, бердәмлеккә өндәде диде Илмир Касыймов. Бердәмлекне саклау – бу безгә мөфтинең васыяте, без аны үтәргә тиеш дип басым ясады Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касыймов.

Ижау шәһәренең Устинов һәм Индустриаль районнарында яшәүче мөселманнар бу төбәктә мәхәллә оештырырга ярдәм итүе өчен Габдулла хәзрәткә рәхмәтле. “Иман нуры” мәчете инде сафка басты. Бирегә гыйбадәт кылырга да, дәресләргә белем алырга да дин кардәшләребезне күбрәк җәлеп итәргә өндәде Габдулла хәзрәт дип уртаклашты мәчет төзелешен башлап йөрүче Әнисә ханым Закирова.

Габдулла хәзрәтнең сүзе үтемле булды. Ул Удмуртия имамнары өчен баш казый, шулай ук республиканың күрше төбәкләрендәге имамнарга да үрнәк тә, остаз да булып торды. Бу фикерне Татарстанның Әгерҗе районы Кичкетаң авылы мәчете имамы Азат хәзрәт җиткерде. Остазы Габдулла хәзрәтнең ислам динен күтәрү буенча башлаган гамәлләрен дәвам итәргә ышандырды Азат хәзрәт.

Борынгыдан килгән гадәт - якыннарың, дусларыңның кайгысын уртаклашу. Казан шәһәренең Кабан арты мәчете имамы Рафиль хәзрәт Хәйретдинов Габдулла хәзрәтнең улы Фаиз Мөхәммәтшинның якын дусты. Рафиль Хәйретдинов Удмуртия диния назәрәте рәисе Фаиз хәзрәтнең олы кайгысы белән уртаклашырга килгән.

Рафиль хәзрәт киләчәктә Габдулла хәзрәтнең улы, бүген Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт әтисенең эшен югары дәрәҗәдә алып барыр, республикада иманга килүчеләр саны тагын да артыр дигән фикер белдерде.

Һәр мөселман кешесе Габдулла Мөхәммәтша улы кебек көчле рухлы, динебезгә тугры, гадел, кешелекле, сабыр булсын иде. Динебезне күтәрү буенча күп гамәлләр башкарган Габдулла хәзрәтнең эшен дәвам итүчеләрнең күп булуы аның изге рухына иң олы дога булып ирешер.