Пакстанда юл кырыена урнаштырылган бомба шартлады

Пакстанның әфган чигенә якын Бажур шәһәре читендә юлга урнаштырылган бомбаның шартлавы нәтиҗәсендә 1 кеше үлде, 18 кеше яраланды. Хәрби көчләргә каршы юнәлдерелгән, ләкин гади халык зыян күргән шартлаудан яраланган кешеләр хастаханәгә озатылды.

Бажур шәһәрендә соңгы вакытта террор һөҗүмнәре арту сәбәпле, шәһәргә өстәмә хәрбиләр җибәрелде.