АКШ вице-президенты сайлау алды низагын чишү өчен Гыйракка барды

АКШ вице-президенты Джо Байден рәсми сәфәр белән Гыйракка барды. Ул анда дәүләт башлыгы Нури әл-Малики һәм президент Җәлал Талабани белән очрашты. Очрашу вакытында көн үзәк тема март аенда булачак сайлаулар һәм сайлау алдыннан туган сәяси низаг иде.

Мәгълүм булганча, күптән түгел Гыйрак сайлау комиссиясе март аендагы сайлауга катнашырга теләгән 500-дән артык намзәтнең мөрәҗәгатен кире какты. Комиссиянең бу адымы Гыйрак сәясәтендә шактый каршылык уятты.

Mөрәҗәгатьнең кире кагылуы турында аңлатма буларак, әлеге кешеләрнең Саддам хакимияте вакытында Баас партиясе белән булган бәйләнеше алга сөрелде. Ләкин алар арасында сөнниләр күпчелекне тәшкил иткән.