2009 елда Русия юлларында 26 мең кеше үлгән

Бу санны Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әйтте. Аның сүзләренчә, илдә көн саен юл казалары була. Аларны төп сәбәбе – юл йорү кагыйдаләрен санга сукмау, диде министр.

Шул ук вакытта,соңгы елларда юл казаларының саны кими бара, шул исәптән 2009 елда бу шулай булды, диде Рәшит Нургалиев.
Аның әйтүенә караганда, казалар да кими, авыр нәтиҗәләр белән тәмамлану очраклары да азая. Шулай ук җәяүле кешеләрнең иминлеге мәсьәләсендә дә алга китеш бар, дип әйтте министр юл хәрәкәте иминлеге Департаментының еллык утырышында.

Нургалиев сүзләренчә, юллардагы хәлне яхшыртырга федераль дәрәҗәдә һәм төбәкләрдәге хакимият оешмаларның нәтиҗәле эшләве, юллар янында социаль рекламаның урнаштырылуы, мәгълүмат чараларының уңай эшчәнлеге ярдәм иткән.