Иранда тагын 16 оппозиция тарафдары хөкемгә тартыла

Иранда узган елның җәендәге президент сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдергән 16 оппозиция тарафдары мәхкамә каршына басты.

Аларның Аллага каршы сугыш алып баруда гаепләнүче бишенә үлем җәзасы яный.

Калганнары тәртип бозуда һәм иминлеккә куркыныч тудыруда гаепләнә.

Иран Инкыйлаб шурасы оппозицияне 11 февральдә, 1979 елгы Иран ислам инкыйлабын искә алу көнендә протест чаралары үткәрмәскә дип кисәтте.