Израил ак фосфор кулланган хәрбиләрне җәзага тарта

Израил Газзә Сызыгында узган ел башында Хәмаска каршы хәрби чараларда ак фосфорлы корал кулланган өчен ике югары хәрби җитәкчене җавапка тартачак.

БМО Газзәдәге хәрби бәрелешләрне тикшереп анда ак фосфор кулланылганлыгын раслаган иде.

Ак фосфорны сугыш коралында ачык урыннарда куллану рөхсәт ителсә дә, тыныч кешеләр яшәгән урыннарга якын урыннарда куллану тыела.

Кеше хокукларын яклаучы Human Rights Watch оешмасы Израил хәрбиләре ак фосфорлы коралны Газзәне һавадан утка тотканда кулланган, ул һөҗүмдә тыныч халык та яраланган һәм һәлак булган дип белдерә.

Израил хәрби җитәкчелеге ул 2 офицерга нинди җәза биреләчәген әйтмәде.