Казан – Нью-Йорк арасы, очып кына барасы

Марат Галиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламентарийларының Америкага эшлекле сәфәрен Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарихи сәфәр дип атады. Чөнки моңа кадәр төбәк һәм республикаларның канун чыгаручылары АКШка барып, бу илдәге парламентарийлар белән рәсми очрашулар алып бармаган.
Фәрит Мөхәммәтшин рәсми сәфәр белән Америка Кушма Штатларына килгәч, “Азатлык” радиосы сорауларына җавап биргән иде. Ул АКШ президенты Барак Обаманың һәм Русия президенты Дмитрий Медведевның сүндереп-кабызу сәясәтен алып барганда төбәкләр хезмәттәшлеген киңәйтү турында әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин АКШтан сәфәрдән кайткач, Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышты, аннан соң журналистлар белән очрашып, океан арты сәфәре турында сөйләде.

Мөхәммәтшин белән бергә сәфәргә Дәүләт шурасы комитетының рәисе Марат Галиев һәм “Идея” технопаркының җитәкчесе Сергей Юшко барганнар. Татарстан вәкилчелеге Америка конгрессында, аның ике пулатында булып, АКШ һәм Русия, аерым алганда, Татарстан белән хезмәттәшлек турында фикер алышканнар. Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның сәфәрдәшләрен президент Обама идарәсендә кабул иткәннәр.

Дәүләт департаментында (тышкы эшләр министрлыгы) очрашу вакытында кунаклар АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның ярдәмчеләренә Казаннан сәламнәр һәм аның Татарстандагы сәфәре вакытында төшерелгән фотосурәтләр бүләк иткәннәр. Шулай ук АКШның дәүләт иминлеге Шурасында, Нью-Йорк штатының парламентында эшлекле сөйләшүләр барган. Фәрит Мөхәммәтшин бу штатның парламент вәкилчелеген Казанга кунакка чакырган.

Русия-Америка мөнәсәбәтләрендә Нью-Йорк штаты һәм Татарстан кебек турыдан-туры рәсми парламентара хезмәттәшлек алып бару тәҗрибәсе моңа кадәр бөтенләй булмаган. Гадәттә мондый эшләр федераль дәрәҗәдә генә башкарыла икән. Элек бер-берсе белән тарткалашып торган АКШ һәм Русиянең хезмәттәшлеген җайлау, сүндереп-кабызу сәясәте икътисадта һәм һуманитар тармакларда алып барылачак.

Парламентара форумнар, югары мәктәпләр, галимнәр оештырган конференцияләр, мәдәни чаралар гадәткә кереп китәргә мөмкин.
Соңгы елларда Татарстанның Америка белән хезмәттәшлеге җанлана бара. Сәүдә өлкәсендәге алыш-биреш ике тапкыр арткан. Хәзер инде Америка ягы Татарстанның нефте чималы гына түгел, аның технологиясе белән дә кызыксына.

Татарстан кунакларын Нью-Йорк штатының дәүләт университеты (SUNY) һәм андагы көллият белән танышу рухландырып җибәргән. Бигрәк тә нанотехнология үзәге казанышлары сокландыргыч икән. SUNY системасына кергән Левин институты һәм Олбани университеты алып барган тикшерүләр гаҗәеп кызыклы икән. Сергей Юшконың анда ясаган чыгышы да уңай тәэсир калдырган.

Нанотехнологияләр юнәлешендә “Идея” технопаркы һәм Нью-Йорк университеты арасында уртак эшләр бару турында килешү төзелгән. Үзара тәҗрибә һәм кадрлар белән алмашу гадәткә керергә тиеш. Шул ук фәнни үзәктә Казаннан килгән татар егете дә очраган. Ул үзе бирегә килеп урнашкан икән.

Фәрит Мөхәммәтшин Америкадан алып кайткан бүләкне күрсәтә

Журналистлар Фәрит Мөхәммәтшинга, Марат Галиевка һәм Сергей Юшкога бик күп сораулар бирде. Казанда Америка консуллыгын ачу мәсьәләсе мөһим икән. Бу илгә сәфәргә барырга теләүчеләр виза ала алмыйча Мәскәү юлларын таптыйлар. Идел буе төбәгендә дә консуллык булган очракта хезмәттәшлек алып бару бермә-бер җиңеләергә тиеш. Америка ягы бу эшне хәл итү мөмкин дип саный. Хәзер әлеге мәсьәләне гамәлгә кую, тикшерү башланырга тиеш.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы Русия вәкилчелеге Татарстан-Америка хезмәттәшлегенә уңай бәя биргән. Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин бу сәфәр йомгаклары белән кызыксынган, яклар бигрәк тә БМО оештырган цивилизацияләр якынаюы турындагы конференциянең Казанда үтү мөмкинлеген тикшергән.

БМО дәрәҗәсендә, дистәләрчә илләр катнашкан бу чараның матди чыгымнарын БМО үз өстенә алачак. Бу тәкъдимгә Фәрит Мөхәммәтшин уңай караш белдереп, Казанга кайткач та, Миңтимер Шәймиевнең һәм Рөстәм Миңнехановның бу тәкъдимне хуплавын әйтте.

Иң мөһим сорауларның берсен “Азатлык” радиосы вәкиле бирде. Салкын сугыш тәмамланганнан соң, яңадан каршылыклар туа башлаганда бу сәфәр һәм анда ирешелгән казанышлар, планнар тормышка ашармы? Мондый тәрәккыятьтә Татарстан һәм Казан дипломатиясе нинди роль уйнаячак? Фәрит Мөхәммәтшин бу сорауларга кыска җавап бирде.

“Без Америкада сәясәт белән шөгыльләнмәдек, ә конкрет фәнни, икътисади, мәдәни проектлар, парламент аша хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәндек. Көчле илләр белән хезмәттәшлек итмичә, хәзерге заманда алга барып булмый”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу очрашуда иң зур тәэсир ясаган нәрсә - Америка ягы бүләк иткән нанотехнологик җиһаз. Таба кадәр түгәрәк эченә 2 миллиард данә микрочип сыя икән. Меңнәрчә компьютер акылын бер табага сыйдыручы нанотехнология кешелек дөньясының иң зур казанышларының берсе.

Җиһазның бу данәсе гамәлдә булмаса да, хәзерге заманда акыл белән иң кыйммәтле эшләр башкару мөмкинлеге күренеп тора. Хәзер Казан һәм Нью-Йорк белгечләре мондый табаларны бергәләп “кыздырырга” өйрәнәчәк.