Украинада тавышларны санау дәвам итә

Икенче тур президент сайлауларында бирелгән тавышларны санау дәвам итә. 95% бюлетень саналганнан соң Виктор Янукович һәм Юлия Тимошенко арасында тавыш аермасы 2% кадәр калды. Аның өчен 48% артык тавыш җыйган булса, Тимошенко 46% тирәсе тавыш казанган. Бөтенесенә каршы 4 ярым процентка якын сайлаучы тавыш биргән.

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүдә 69% сайлаучы катнашкан, дип хәбәр итте.

Киевта үткән матбугат очрашуында Виктор Янукович үзен җиңүче итеп игълан итте. Тимошенко штабында ике намзәткә якынча бер ук дәрәҗә тавыш бирелгән дип баралар.