Татарстанда эшсезләр саны 60 меңгә җитте

Татарстанда эшсезләр саны 60 мең 349 кешегә кадәр җитте.

Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер атнада 2 меңнән артык кеше эшсез калган. Алар сәүдә, эшкәртү сәнәгате, төзелеш, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, социаль һәм шәхси хезмәт күрсәтү тармакларында эшләгән булган.