Пакстандагы шартлауда 6 кеше һәлак булды

Пакстанда булган шартлауда кимендә 6 полиция хезмәткәре һәлак булды, 15 яраланды. Җирле хакимиятләр белдергәнчә, Әфганстан белән чик янында полиция машинасы шартлатылды.

Бу террор гамәле булганмы, әллә машина юлга куелган минада шартлаганмы, әлегә билгеле түгел.