Багдадта өч җирдә һөҗүм оештырылды

Кичә кич беләнн Гыйрак башкаласы Багдадта өч җирдә һөҗүм оештырылды. Һөҗүмнәр нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, җиде кеше яраланды.

Хәбәрләргә караганда, әл-Хөсәен мәчетендә намаздан соң имам билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелә.

Багдадның көньяк-көнбатышында әл-Бая бистәсендә юл кырыенда урнашытырлган бомбаның шартлавы нәтиҗәсендә 2 кеше яраланган.

Башкалада полиция машинасына каршы юнәлдерелгән башка бер һөҗүмдә исә 5 кеше яраланган. Яраланучыларның өчесе полиция хезмәткәрләре булган.