Ингушетиядә 20 якын сугышчы үтерелде

Ингушетиянең Сунжен районында Аршта авылы янында булган бәрелешләрдә 20 якын сугышчы үтерелде. Русиянең Федераль иминлек хезмәте хәбәр иткәнчә, сугышчылар билгеле экстремист Доку Умаров төркеменә кергән булган.

Хәрби чара пәнҗешәмбе көнне башланган булган. Аны үткәрү урыны әйләндереп алынган. Тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында үлүчеләр юк, дип хәбәр ителә.